Татарстан Республикасында өлкәннәр өчен 1800 дән артык төрле чара оештырылган
2025 елда Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер»программасы кысаларында 45 муниципалитетта 1,8 меңнән артык чара оештырылган. Программа өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, һәм 480 меңгә якын татарстанлы спорт һәм ял итү чараларында катнашкан.
Өлкән буын өчен оештырылган чаралар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат белән zabota-tatar.ru. сайтының «Алтын еллар» махсус бүлеге булдырылды. Биредә пенсионерлар өчен спорт, бию, вокал һәм иҗади мастер-класслар турында белергә мөмкин.





Комментарийлар