Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан синоптикларыннан алдагы берничә көнгә һава торышы

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне кү...

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.
Дүшәмбе төнлә һәм иртән томан көтелә, шул ук вакытта көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-9 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне синоптиклар урыны белән бераз яңгыр явачак дип фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә. Һава температурасы бераз түбәнәя: төнлә +2..+7, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы төнлә моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәячәк – термометрның терекөмеш баганасы -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстаннан 14 укучы химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булдылар

16-23 март көннәрендә Сочида "Сириус" Федераль территориясе базасында химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 25 гомуми белем бирү ое...

Татарстаннан 14 укучы химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булдылар
16-23 март көннәрендә Сочида "Сириус" Федераль территориясе базасында химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 25 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.
Химия буенча олимпиада өч турда узды: беренчесе һәм икенчесе – теоретик һәм эксперименталь. Үзәк предмет-методик комиссия тарафыннан олимпиадада катнашучыларга химиянең төп бүлекләре буенча биремнәр тәкъдим ителде.
Татарстанның 3 белем бирү оешмасының укучылары  җиңүче булды:
- Альберт Семенов, Казан ш. Мәскәү районының «2 нче лицей-интернат»ының  9 нчы сыйныф укучысы,   Никита Перов, Казан ш.,  Вахитов районындагы «131 нче лицей» ның  11 нче сыйныф укучысы, Эмиль Хөснетдинов, КФУның «IT-лицей» ның  11 нче сыйныф укучысы.
Татарстаннан  тагын 11 укучы  призерлар  булды. Котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ