Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 8 яңа мәктәп төзеләчәк

Әлеге саннардан күренгәнчә, республиканың төзелеш тармагы финансның зур өлешен мәгариф объектларына юнәлтә.

Татарстанда быел  сигез яңа мәктәп төзеләчәк. Шулай ук  барлыгы 9835 укучыга исәпләнгән 3 өстәмә уку корпусы, 2 200 урынга исәпләнгән 10 яңа балалар бакчасы да үз ишекләрен ачачак. Әлеге саннардан күренгәнчә, республиканың төзелеш тармагы финансның  зур өлешен мәгариф объектларына юнәлтә.

Бу хакта журналистларга Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстанда Татарстан Төзелеш министрлыгы катнашында 44 республика программасы, 6 илкүләм проект, 3 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар гамәлгә ашырыла, аларга 107 млрд сумнан артык суммага 3,5 мең объект керә.

Акчаларның зур өлеше мәгариф объектларына җибәрелде. Төзелеш министры билгеләп узганча,  234 объект ремонтланачак, алар арасында 78 мәктәп, 32 балалар бакчасы, гомуми белем бирү мәктәпләрендәге 94 азык-төлек блогы, 18 тулай торак бинасы, 8 ресурс үзәге һәм 4 югары уку йорты бинасы, җәмгысы 9 млрд сумнан артык.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ