Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе озайтылды

Республикада җитештерелгән төрле техника тәкъдим ителгән «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен 27 октябрьгә кадәр озайттылар.

Казан шәһәре халкы һәм кунаклары күргәзмәне Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда (Ирек мәйданы, 1нче йорт адресы) түләүсез карый ала.
Экспозиция БРИКС саммиты кысаларында эшли. Экспонатлар арасында КАМАЗ автомобильләре бар, шул исәптән «КАМАЗ-мастер» командасы 19 тапкыр «Дакар Ралли» җиңүчесе булган узыш машиналары да бар.
Казан вертолет заводы «Ансат» медицина һәм полиция вертолетларын күрсәтә.
«Аурус» компаниясе Aurus автомобильләренең өч моделен күрсәтә: Arsenal, Komendant һәм Senat Long. Татарстанда җитештерелгән әлеге компания автомобильләренең берсендә Россия Президенты Владимир Путин йөри.
Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына биреләчәк. «Казаньсельмаш» ҖЧҖ үсемлекләрне химик саклау һәм минераль ашламалар кертү өчен гидравлик трансмиссияле тулы приводлы үзйөрешле сиптергечләр урнаштырачак. «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе тракторларның берничә моделен тәкъдим итә.

Фото: Владимир Васильев

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ