Татарстанда көллиятләр яңартыла
Татарстанның Баш төзелеш дәүләт контракты агымдагы елда республикабыздагы җиде урта һәм югары уку йортын капиталь ремонтлауны күздә тота.
Биналарын яңартудан тыш, аларның барысы өчен дә диярлек җиһазлар, мебель, инвентарь сатып алыначак. Контрактның гомуми бәясе 620,3 миллион сум.
Исемлектә Түбән Кама педагогия көллияте, Чүпрәледәге тармак технологияләре техникумы, Нурлат аграр техникумы, Апас аграр көллияте, Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы, КФУның Алабуга институты бар.
Әйтик, Түбән Кама педагогия көллиятен ремонтлауга 271,3 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар