Татарстанда «Нурлы Рамазан» конкурсы старт ала
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Нурлы Рамазан» конкурсына гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Конкурс Рамазан ае вакытында бина фасадларын бизәүне күз уңында тота. Республикада әлеге бәйге дүртенче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр иттеләр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.
Гаризалар 20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурсның максаты — республикада Рамазан ае мохитен булдыру һәм саклау.
Төп бүләк — «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторыннан изге җиргә юллама. Катнашуга халык белән эшләүче җәмәгать, коммерция, коммерцияле булмаган, бюджет һәм дини оешмалар, шулай ук физик затлар чакырыла.
Жюри кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары, китапханәләр, офис биналары, урам киңлекләре һәм торак йортлар фасадларының бизәлешен бәяләячәк.
Гаризалар muslimmol.ru/nurlyramazan сайтында кабул ителә.





Комментарийлар