Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда татар казы токымы барлыкка киләчәк

24–25 ноябрьдә Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале уза. Быел фестивальдә  471 кеше катнашырга теләк белдергән.  Шунысы сөенечле:  соңгы елларда фестивальдә балалар да, яшьләр дә актив катна...

24–25 ноябрьдә Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале уза. Быел фестивальдә  471 кеше катнашырга теләк белдергән.  Шунысы сөенечле:  соңгы елларда фестивальдә балалар да, яшьләр дә актив катнаша. Шулай ук ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан гаризалар килгән. Биш йөзгә якын катнашучыдан 33 җиңүче сайлап алынган һәм бәйгегә йомгак фестивальдә ясалачак.
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма  директоры Фәрит Уразаев фикеренчә, әлеге фестиваль татар телен, татар авылларын саклауда зур роль уйный. Проект фәкать татар телендә генә оештырыла. Бу чара халык санын исәпкә алуга да зур йогынты ясый, нәселләр аркылы татарны барлауга ярдәм итә. Быел Мөслимдә узачак «Каз өмәсе» фестивалендә Чишмәләр шәҗәрәсе төзеләчәк. Мөслим районы юкка гына фестивальне оештыру урыны итеп сайланмады. Бүген Мөслим районынында биш миллионга якын кош-корт асрыйлар. Россиядә дүрт мең ярым татар авылы исәпләнсә, аларның меңгә якын татар авылы Ык елгасына сыенып урнашкан, дип билгеләп үтте Фәрит Уразаев.
2 декабрьдә  «Каз өмәсе» фестивале Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә да күрсәтеләчәк. Анда Мөслим районы катнашачак. Киләчәктә каз асраучыларның ассоциациясе төзелер дип көтелә. Тиздән татар казы дигән яңа токым формалаштыру турында сүз бара.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ