Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда төзекләндерү буенча тавыш бирүгә йорт хайваннары белән бәйле үзгәрешләр кертелде

Татарстанда 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитект...

Татарстанда 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Моның максаты –  яшәү урыннарын уңайлы итү һәм әлеге процесска халыкны да җәлеп итү.
Аның әйтүенчә республика территориясендә процесс инде өченче ел бара. Нәтиҗәдә, кешеләр сайлаган территорияләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» милли проекты буенча төзекләндереләчәк. Моннан тыш, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләре дә тавыш бирүгә чыгарыла.
"2024 елга тавыш бирү программасына барлык 45 муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан 267 җәмәгать киңлеге кертелгән. Шулай ук исемлектә 2 меңнән артык ишегалды территориясе бар», – дип сөйләде Фролов.





Алар йорт хайваннары хуҗаларына кагылачак. Шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, ел саен онлайн-тавыш бирү процессына халыкның кызыксынуын арттыру өчен үзгәрешләр кертелә. 2024 елда да онлайн-тавыш бирүне дә сизелерлек яңалыклар көтә.


"Быел бездә эт хуҗалары һәм йорт хайваннары булмаган кешеләр арасында дустанә мохит тудыру турында сораштыру булды", – дип хәбәр итте Наилә Зиннәтуллина.








Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ