Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 31 мәктәбен ремонтлау өчен федераль программа буенча 4 млрд сум каралган

Федераль программа буенча быел Татарстанда 4 млрд сумлык 31 мәктәп төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләл...

Федераль программа буенча быел Татарстанда 4 млрд сумлык 31 мәктәп төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.
«Былтыр мәктәпләрне ремонтлау буенча федераль программа буенча 67 мәгариф оешмасы 3,8 млрд сумга ремонтланды», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. Ул, республика программасы буенча 23 муниципаль һәм 29 дәүләт мәктәбе, шулай ук 22 балалар бакчасы яңартылган, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, узган ел 167 мәктәпнең 1 млрд сумга азык-төлек блоклары  ремонтланган. 2023 елда бу программага 143 белем бирү оешмасы кергән.
Шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларының 10 объекты ремонтланган, шул исәптән 526 млн сумга ресурс үзәкләре һәм 198 млн сумга тулай тораклар төзекләндерелгән. «Быел программа дәвам итә. Тулай торакларны ремонтлауга сумма ике тапкырга арттырылды – 400 млн сумга кадәр», – дип ассызыклады Һадиуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ