Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 800 балалар бакчасы милли стильдә ясалган карточкалы магнит такталары алды

«Татарстан китап нәшрияты» 800 магнит тактасы һәм 44 мең карточка ясады. Пособие милли стильдә һәм аларны татар телен өйрәнгәндә генә түгел, ә балалар белән шөгыльләнү барышында төрле темаларда файдал...

«Татарстан китап нәшрияты» 800 магнит тактасы һәм 44 мең карточка ясады. Пособие милли стильдә һәм аларны татар телен өйрәнгәндә генә түгел, ә балалар белән шөгыльләнү барышында төрле темаларда файдаланылырга мөмкин. Бу хакта журналистларга нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Казанның 135 нче балалар бакчасында комплект тапшырганда сөйләде.  Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, бер комплектка магнит тактасы һәм 55 карточка керә, аларда төрле темалар: гаилә, ризык, кием-салым һәм башкалар сурәтләнгән. Магнит карточкалары ярдәмендә тәрбиячеләр балаларга яңа сүзләр өйрәтә ала.
«Без 800 магнит тактасы һәм 44 мең карточка әзерләдек, алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша республиканың 800 балалар бакчасына җибәрелде. Кирәк булганда, сурәтләр тематикасы киңәйтелергә мөмкин. Әгәр тәкъдимнәр бар икән, нәшрият өстәмә карточкалар чыгарырга әзер. Бу кулланманы телне өйрәнү өчен генә түгел, тәрбия эшендә дә кулланырга мөмкин, ул шулай ук балаларның фикерләвен һәм вак моторикасын үстерергә ярдәм итә», – диде Илдар Сәгъдәтшин.
Республика балалар бакчаларын яңа пособие белән тәэмин итү Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Татар информ буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ