Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрының юбилей сезонын «Идегәй» спектакле ачачак

Татар театрына нигез салучыларның берсе һәм күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 нчы юбилей сезоны ачылачак, дип хәбәр...

Татар театрына нигез салучыларның берсе һәм күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 нчы юбилей сезоны ачылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Бу көнне төрле чаралар көтелә.
15 нче сентябрьдә Архангел зиратында драматургны театр, әдәби һәм сәнгать җәмәгатьчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре искә алачак. Каберенә чәчәкләр салачаклар. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш, 11:30 да Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматург бюстына чәчәкләр салачаклар, шулай ук аның иҗаты яктыртылачак.
18:30 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ