Логотип Магариф уку
Цитата:

Торак төзү буенча Татарстан алдынгылар рәтендә

2024 елда республика кимендә 3 млн 150 мең квадрат метр торак төзергә тиеш.

Бүгенге көндә план 12 % ка үтәлгән, 376 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе сайты хәбәр итә.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 4,5 проценты тапшырылган – бу гомуми мәйданы 66,4 мең кв. м булган 20 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы 5,3 процентка үтәлгән, 8,6 мең кв.м булган 11 йорт файдалануга тапшырылган.

Быел узган елдагы кебек үк, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел 930 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 28 күп балалы гаилә, 84 яшь гаилә һәм мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 6 граждан торак алырга тиеш.

Мөршидә Кыямова

Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ