Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле юбилеен билгеләп үтте

2002 елдан алып коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкли.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  концертлар  залында Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты узды. 

2002 елдан алып коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкли.

 

- Айдар Фәйзрахманов – талант белән тырышлыкны бер йодрыкка җыеп иҗат итүче, эшенә, тамашачыларына тугры калган, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган бөек артист. Халык фольклорының җырларын, көйләрен, гореф-гадәтләрен бөртекләп җыю, саклап калу – коллективның төп үзенчәлеге, бурычы. Ансамбль яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Фольклор ансамбленең репертуар багажында җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларның йола җырлары һәм биюләре бар. Иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера – тамашачыларны таң калдыра, - дигән рәхмәт сүзләрен җиткерде тантанага килгән хөрмәтле кунаклар.

 

Юбилей концертында ансамбль репертуарыннан театральләштерелгән тамашалар рәвешендә татар фольклоры нигезендә вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерларыннан тора, шулай ук коллектив гастрольләрдә булган ил халыклары телендә әсәрләр башкарылды. Концерт номерлары тере башкаруда тәкъдим ителде.

 

Тамашачылар да һәрвакыттагыча концертны яратып кабул итте, ансамбльне аякүрә басып алкышларга күмде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ