Логотип Магариф уку
Цитата:

«Түбәтәй» ретротрамваенда экскурсияләр башланды

Казанда «Түбәтәй» экскурсия ретротрамвае сезонлы эшен башлады. Ул тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире юнәлештә 2 нче боҗра маршруты буенча хәрәкәт итә, дип хәбәр итә шәһәрнең Туризмны үст...

Казанда «Түбәтәй» экскурсия ретротрамвае сезонлы эшен башлады. Ул тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире юнәлештә 2 нче боҗра маршруты буенча хәрәкәт итә, дип хәбәр итә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты.
1986 елда чыгарылган раритет трамвайны экскурсияләр өчен махсус реставрацияләгәннәр. Зәңгәр вагон милли колорит белән буялган – алгы өлешендә бабайның йөзе сурәтләнгән, ә түбәсендә түбәтәй урнаштырылган.
Ретротрамвай җәйге сезон дәвамында көн саен 17:00 сәгатьтән йөреячәк. Юлда пассажирларга шәһәрнең төп истәлекле урыннары турында җиде телдә – рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм немец телләрендә аудиотарих тәкъдим ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ