Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган Батыр» Камал театрында куелачак

«Туган Батыр һәм Ай чәчәге» дип аталган китапның авторы – Зөлфәт Хәким. Проектның җитәкчесе - «Туган авылым» ресторан комплексының директоры Радик Абдрахманов.

Камал театрында Милли каһарман Туган Батыр турында спектакль әзерләнә. Бу турыда «Туган Батыр» китабының өченче өлешен тәкъдим итү вакытында режиссер Айдар Җаббаров сөйләде.

- Махсус әлеге проект өчен без августта Камал театрында кастинг оештырдык, яңа кешеләр җыйдык. Мин хәзер ике яңа проект әзерлим. Аның берсе бөек җырчы Әлфия Авзалова турында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле һәм зур проект – «Туган Батыр». Ул икенче елга чыгачак. Төп рольләрне Камал театры артистлары башкара, – дип сөйләде ул

«Туган Батыр һәм Ай чәчәге» дип аталган китапның авторы – Зөлфәт Хәким. Проектның җитәкчесе - «Туган авылым» ресторан комплексының директоры Радик Абдрахманов.

- Спектакль өстендә зур эш бара. Без берничә тапкыр режиссер Айдар Җаббаров белән очрашып киңәшләштек. Әлегә без төрле мәктәпләрдә кыска спектакльләр күрсәтәбез, киләчәктә масштаблар зураер дип ышанабыз, – диде Радик Абдрахманов.

Китапның авторы Зөлфәт Хәким китаптагы вакыйгаларның шактый мавыктыргыч булуын сөйләде. 

- Минемчә, ул балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә бик кызыклы булачак. Әкият өстендә елдан артык эшләдек. Иллюстрацияләрне заманча, балаларга кызыклы итеп эшләргә тырыштылар. Безнең төп максат – татар милли геройларын бөтен дөньяга таныту, – дип сөйләде ул.

Яңа әкияттә Туган Батыр Төркиягә бара, анда үзенә дуслар таба, дошманнарны җиңә. Радик Абдрахманов сүзләренчә, китапны Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә тәкъдим итәчәкләр. Китапны ноябрь аенда Истанбул шәһәрендә дә тәкъдим итәргә планлаштыралар. 

- Иң беренче тәрҗемә теле – төрек теле иде. Китапны тагын инглиз, гарәп, кытай телендә чыгарырга уйлыйбыз. Казандагы консуллар безгә тәрҗемә белән ярдәм итә. Октябрь аенда исә «Туган Батыр» турында беренче мультипликацион фильм тәкъдим ителәчәк. Мультфильм дә халыкара форматта була – әкият нигезендә татар традицияләрен бөтен дөньяга танытасы килә, – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ