Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган көнегез котлы булсын, Фаяз абый!

Тарихчы-археолог Фаяз Шәриф улы Хуҗинны Татарстан галимнәре йолдызлыгындагы иң якты йолдызларның берсе дияр идем мин. Аның фәнни эшчәнчелегенең нигезе – Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чор...

Тарихчы-археолог Фаяз Шәриф улы Хуҗинны Татарстан галимнәре йолдызлыгындагы иң якты йолдызларның берсе дияр идем мин. Аның фәнни эшчәнчелегенең нигезе – Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорының археологиясе. Озак еллар дәвамында Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау, Чаллы, Алабуга, Кирмән шәһәрчекләре, Казан Кирмәнендә казу эшләре алып барды. 500 гә якын фәнни, фәнни-популяр хезмәт, 15 китап авторы да ул.


Болары әлеге шәхесне тарихчы галим буларак характерласа, ул әле –бик актив җәмәгать эшлеклесе дә. Фаяз абый укучылар катнашында оештырылган конференцияләрдә дә актив катнаша, укытучылар өчен булган очрашуларда да еш кунак ул. Быелның май аенда «Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә уздырган тарих укытучылары конференциясендә дә катнашып чыгыш ясарга вакыт тапты. Гаделлеге, объектив бәя бирә белүе сәбәпле укытучыларның күп кенә иҗади бәйгеләрендә жюри рәисе була ул. Бәйгеләргә нәтиҗә ясаганда, һәр детальгә игътибар итеп, беркемне дә рәнҗетми торган итеп нәтиҗә ясый белүе белән аерылып тора. Республикабызның әйдәп баручы археологы буларак үзебезнең Кирмәнчек территориясендә баручы археологик казу эшләре барышын да күз уңында тота, анда еш кына үзе катнаша.
Безнең Урта Кирмән авылы халкы өчен дә таныш кешегә әверелеп бетте инде ул. Фаяз Хуҗинны телевизор экраннарыннан гына күргән авылдашлар аның белән берничә тапкыр «тереләй» очраштылар. Безнең җирлектә узучы Кирмән җыенында да чыгыш ясаган иде, быел исә Мамадыш укытучылары белән очрашуга килгән җирдән, Кирмәнчек җирендә мәктәп укучылары, авыл һәм район халкы белән дә очрашты. Кайда гына чыгыш ясаса да, татар тарихы проблемаларына кагыла, татар теле язмышы өчен борчылуын белдерә. Гади телдә алып барылган әңгәмәдән халык бик канәгать калды.

Бөек булып та, гади булып кала белгән Фаяз Шәриф улының бүген – 1 август көнне – туган көне. Барча авылдашларыбыз, мамадышлылар исеменнән олпат галимебезне туган көне белән ихлас күңелемнән котлыйм. Аңа әле тагын күп еллар тарих сагында торырга насыйп булсын. Гаиләсендә яраткан ир, әти, бабай булып, тазалыкта-байлыкта, халкыбызның лаеклы улы булып озак яшәргә язсын иде.
 

Иң изге теләкләр белән, Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ