Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел фест 2023»

15 апрель көнне Казанның мультилингваль мәктәбендә татар телендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашында «Туган тел фест 2023» республика фестивале узачак. Фестивальнең максатлары&...

15 апрель көнне Казанның мультилингваль мәктәбендә татар телендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашында «Туган тел фест 2023» республика фестивале узачак. Фестивальнең максатлары  – тәрбиячеләрне таныштыру һәм берләштерү, тәрбиячеләрне заманча педагоглык кейслары белән таныштыру, төрле мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу. «Бала-Сити» һәм республиканың алдынгы бакчалары тәрбиячеләре махсус мастер-класслар уздырачак. «Акыллы уеннар», «Акыллы әкиятләр» проектларына багышланган күргәзмә дә оештырыла.
Безнең мәгариф журналында «Бала-Сити» эшчәнлегенә багышланган мәкалә дә басылып чыккан иде. Әлеге сылтама буенча кереп, сез аны укый аласыз.
https://magarif-uku.ru/tt/kazanda-bala-siti-yana-maktabe-achyld/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ