9 нчы сыйныф укучыларының 99 % ы рус теле буенча әңгәмәне уңышлы тапшырды
8 февральдә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырган 9 нчы сыйныф укучыларының 98,8 % ы биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм «зачет» алдылар. Йомгаклау әңгәмәсендә 1,5 миллионнан артык 9 нч...
8 февральдә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырган 9 нчы сыйныф укучыларының 98,8 % ы биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм «зачет» алдылар. Йомгаклау әңгәмәсендә 1,5 миллионнан артык 9 нчы сыйныф укучысы катнашты. Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшыру – 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе (ГИА 9). Бирә алмаган яки җитди сәбәп буенча килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аны уздыруның өстәмә көннәре – 2023 елның 15 марты һәм 15 мае каралган.
Рособрнадзор материаллары буенча
Комментарийлар