Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай муззенда Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнәләр

Г.Тукайның Казандагы музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булды.

Г.Тукайның Казандагы музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булды.

Әлеге чара әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевның (1899-1972) тууына 125 ел тулуга багышланган иде.

- Әдәбият галиме, педагог Якуб Агишев 1939-1946 елларда Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, директор урынбасары вазифаларын башкара. Ул татар фәнендә беренчеләрдән булып Г.Тукай иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен (1946) яклаган кеше. Шагыйрь иҗаты буенча берничә хезмәт яза, шулай ук ике томлык басмасын, ике томлык “Сайланма әсәрләр”ен, рус телендә бер томлык басмасын төзүдә, искәртмә-аңлатмалар язуда актив катнаша, – ди Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Түгәрәк өстәлдә әдәбият галимнәре, музей хезмәткәрләре, аның оныгы Равил һәм оныкчыгы Якуб Агишевлар катнашты.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов үзенең чыгышында Тукайны өйрәнү фәненең әһәмиятен билгеләп, тукайчы галимнәр эшчәнлеген өйрәнүнең дәвам итәргә тиешлегенә тукталды. Я.Агишев хезмәтләренә бәя биреп, аларның тукай фәнен үстерүдәге ролен билгеләп үтте. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацияләр һәм тышкы багланышлар буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов әлеге чараның әһәмиятен билгеләп, тукай фәнен үстерү мәсьәләләренә тукталды һәм тукайчы галимнәр мирасы буенча Антология бастырып чыгарырга тәкъдим итте.

Фотолар Г. Тукай музееның матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ