Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның туганнары белән Йолдызлы экскурсия

Проект 4 март көнне 11.00 сәгатьтә Тукай музеенда «Йолдызлы экскурсия» белән башланып китә.

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы Тукай әдәби музее белән берлектә «Тукайда кунакта» дип аталган проектын башлап җибәрә

Проектның үзәгендә – «Йолдызлы экскурсияләр» сериясе. Аның кысаларында күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортсменнар, журналистлар, гомумән, Татарстан йолдызлары үзләрен экскурсовод ролендә сынап карыйчак. Алар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына, шулай ук ХХ гасыр башы көнкүрешенә багышланган авторлык экскурсияләре үткәрәчәк.

Проект 4 март көнне 11.00 сәгатьтә Тукай музеенда «Йолдызлы экскурсия» белән башланып китә. Экскурсоводлар Габдулла Тукайның туганнары – Казан шәһәренең 64 нче мәктәп директоры Айнур Нуриев һәм журналист Риман Гыйлемханов.

Чараның максаты Тукайның мәдәни мирасын популярлаштыру, музей коммуникациясенең заманча формаларын үстерү, яшьләр һәм педагоглар арасында милли әдәбиятка һәм тарихка кызыксынуны көчәйтү.

Журналның социаль челтәрләрендә биредә катнашучылар белән видеоязмалар дөнья күрәчәк, ә басма сәхифәләрендә иң кызыклы фактлар һәм күзәтүләр урын алачак. Проектны төрле форматтагы чаралар: иҗади очрашулар, остаханәләр, интерактив сессияләр белән баету мөмкинлеге дә карала.

Катнашу өчен Тукай әдәби музеена шалтыратып белешергә мөмкин.

Фото: Г. Тукай музее архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ