Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа спектакль

«Апуш» татар балалар театр студиясе Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә.

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә. Премьера 20 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пихологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Режиссеры – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.

Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы? Чыныктырамы? Әллә, киресенчә, юкка чыгарамы? Бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора? Аларны үтәргә аңа кем ярдәм итә? Өлкәннәр өчен дә шактый авыр әлеге сорауларга спектакль балалар йөрәге, балалар теле белән җавап табарга тырыша, ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ