Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеенда язучы Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар

19 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музык...

19 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылачак. Чара Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнә.
Кичәдә шәрәфле кунак – И. Нуруллинның кызлары Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Әдәбият галимнәре Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов, З. Мөхәммәтшин да әдип турында сөйләячәк. КФУ доценты Т. Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабында «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген И. Нуруллин иҗатына багышлаган, үзенең эзләнүләре турында автор бәян итәр дип көтелә.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының «Мизгел» яшьләр театры (режиссёры И. Хафизов) И. Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасыннан өзек күрсәтәчәк. Әдәби-музыкаль кичәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы, Г. Тукай һәм И. Нуруллин иҗатын яратучы тамашачыларыбызны көтәбез. Керү ирекле, дип хәбәр итә Тукай музееның матбугат хезмәте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ