Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайга – шигъри сәламем

Исәнмесез, «Мәгариф» журналы редакциясе! Яз табигатьтә һәм кешеләр күңелендә күп кенә үзгәрешләр уята. Яз ул – яңару, яшәрү вакыты. Һәр елны шушы дәртле ел фасылында без мәңге яшь, мәңге үлмәс Габдулл...

Исәнмесез, «Мәгариф» журналы редакциясе! Яз табигатьтә һәм кешеләр күңелендә күп кенә үзгәрешләр уята. Яз ул – яңару, яшәрү вакыты. Һәр елны шушы дәртле ел фасылында без мәңге яшь, мәңге үлмәс Габдулла Тукаебызны искә төшерәбез. Cөекле шагыйребезне зурлап, Шигърият бәйрәме үткәрәбез. Шушы бәйрәм уңаеннан мин дә туган телебезгә багышлап үзем язган бер шигыремне журнал укучыларга бүләк итәсем килә.
Телебез киләчәктә дә саклансын, яшәсен дисәк, без ана телебезне гаиләгә кайтарырга тиешбез.
Мин Лениногорскидагы 7 нче урта мәктәптә 36 ел башлангыч сыйныфларда укыттым.
Кадерле бүләк – туган тел ул!
Иң татлы тел – туган тел шул,
Әниең сөйләп торган тел.
Тел – ананың теләге ул,
Иң кадерле бүләк – бел!
Туган телдә генә аңлап була
Халкыбызның фикер-уйларын.
Күңел ташып зар-моңнарга тула
Тыңлаганда шигырь-җырларын.
Әби-бабайлардан күпер булып
Тоташтыра телебез буынны буынга.
Чылтырап аккан чишмә сыман тулып,
Ләззәт булып керә куенга.
Туган телне кадерләгән халык
Кадерле булыр һәрвакыт, диләр.
Балаларга без дә күпер салыйк –
Туган телдә алар да сөйләр.
Онытмасын һәркем туган телен,
Кем икәнен белеп яшәсен.
Горурланып, үз теленең көен,
Матурлыгын илгә күрсәтсен.

Раушания КУДАШЕВА, мәгариф ветераны


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ленино-Кокушкинода Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштылар

Очрашуга килгән кунакларны Яшьләр үзәгендә эшләп килүче балалар ансамбле каршы алды. Фойеда язучы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәне Питрәч районы үзәкләштерелгән китапхан...

Очрашуга килгән кунакларны Яшьләр үзәгендә эшләп килүче балалар ансамбле каршы алды. Фойеда язучы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәне Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина язучы белән якыннан таныштырудан башлап җибәрде.
Айгөл ханым исә үзенең тормыш юлы, иҗади эзләнүләре, уй-хыяллары турында сөйләп дәвам итте. Төрледән-төрле кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, фикерләре белән уртаклашты. Язучы үзенең укытучы гаиләсеннән булуы, әнисенең дә берара китапханәдә эшләп алуын искә алды, күңелле хатирәләре белән уртаклашты. Кичәбездә автор һәр басылып чыккан җыентыгына мәгълүмат бирергә тырышты. Айгөл ханымның бигрәк тә “Синең өчен яшим”, “Ак читек”, “Баланнарда бал тәме”, “Кичке таң” китапларын халык аеруча бик җылы кабул итте. Шулай ук татар дөньясының бөек җырчысы Хәния Фәрхигә багышланган новеллалар җыентыгы да иң яратып укыла торган басмалардан санала.
Телевизор экраннары аша күрсәтелүче “Ак чәчәкләр”, “Мәхәббәт хакына”, “Җылы эзли җаннар” фильмнарының сценарий авторы да Айгөл Әхмәтгалиева икәнен белгәч, кунакларыбыз таң калды.
Кичәгә тагын да ямь өстәп, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыбыз Зәринә Әскәрова авторның “Ак чәчәкләр” җырын башкарды. Шулай ук районыбыз йолдызы Алинә Минһаҗева “Умырзая” җырын башкарып, тамашачыларыбызга күңелле бәйрәм кәефе бүләк итте. Шәле авылы мәдәният йорты үзешчән артистлары Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектакленнән өзек күрсәттеләр.
Очрашу барышында кунаклар Айгөл ханымга изге теләкләрен дә җиткерергә ашыктылар. Кичәгә килгән авылдашыбыз Фатыйма Хәлимбаева Хәния Фәрхигә багышланган җыентыгын җентекләп укуы, вакыйгаларның матур итеп тасвирлануы турында бик матур фикерләрен җиткерде. Автор исә әсәр үзәгендә торган геройларның уңай тасвирлануын янәшәдәге изге кешеләренең күплеге, геройларны ныклап өйрәнүе турында да ассызыклап үтте.
Бу очрашуда Айгөл ханым студент елларында бергә укыган Лилия ханым белән дә очрашып  әңгәмә корды.
Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ