Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар эше буенча канун кабул иттеләр

Дәүләт Думасы беренче укылышта мәктәп укучыларының иҗтимагый файдалы хезмәте турында закон проектын кабул итте. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтару темасын РПЦ да хупладылар инде.  "Мәктәп эскәмияс...

Дәүләт Думасы беренче укылышта мәктәп укучыларының иҗтимагый файдалы хезмәте турында закон проектын кабул итте. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтару темасын РПЦ да хупладылар инде.  "Мәктәп эскәмиясеннән хезмәт сөюне тәрбияләү – яхшы идея, укуда һәм тормышта бик кирәк булачак", – дип билгеләп үтте үзенең Telegram-каналында Синодаль бүлеге башлыгы Владимир Легойда.
Хәзер балаларга "җиңел мәгълүмат  чыганаклары, һәртөрле рәсемнәр, презентацияләр бик күп", аларга "бернинди көч куймыйча гына,  әзер белемнәр" тәкъдим ителә. "Әмма чын уку җиңел була алмый, бу һәрвакыт тырышлык,  хезмәт куюны сорый", –  дип искә төшерә Легойда. Ул укучыларга хезмәтнең кыйммәтен аңлау бүген беркайчан булмаганча мөһим дип саный. "Никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак", – ди вәкил. Владимир Легойда фикеренчә, мәктәптә бөтен кеше өчен файдалы булган вариантлар күп: сыйныф җыештыру, мәктәп янына агачлар утырту, китапханәдә булышу, мәктәп театры өчен декорацияләр һәм костюмнар ясау.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ