Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы һөнәренең популярлыгы арта

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, быел укытучы һөнәрен сайлаучы абитуриентлар санының артуы күзәтелә. Абитуриентлардан педагог белегечлеге буенча белем алырга теләк белдереп, 385 гариза килгән. Уз...

Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, быел укытучы һөнәрен сайлаучы абитуриентлар санының артуы күзәтелә. Абитуриентлардан педагог белегечлеге буенча белем алырга теләк белдереп, 385 гариза килгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан йөз меңгә артыграк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында хәбәр иткән.
Мәгариф министры педагогиканың абитуриентлар арасында мәгълүмати технологияләрдән соң популярлыгы буенча икенче урында булуы турында билгеләп үткән. "Укытучы һөнәре, аның ярдәме, үсеше  һәм укытучының абруе чыннан да кагылгысыз булсын өчен, барысын да эшләргә кирәк. Бүген кабул итү кампаниясе узды, без педагогик белемнең популярлык буенча икенче урында булуын күрәбез", –  дип сөйләгән министр. Кравцов сүзләре буенча, Россиядә 3,5 мең психологик-педагогик сыйныф ачылган. Киләсе елда бу санны 5 меңгә кадәр арттыру күздә тотыла.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ