Ульяновскида семинар-практикум узды
Ульяновскида балалар бакчасында сабыйларны татар фольклоры белән таныштыру семинары узды.
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Балалар бакчасында сабыйларны татар фольклоры белән таныштыру тәҗрибәсеннән» дип аталган семинар-практикум узды. Бу хакта Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Анда район мәдәният бүлекләре белгечләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты, алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Татар-информ"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Миңнехановның эте саф һава бик ярата
Рөстәм Миңнеханов алабай эте Акдусны йөрергә чыккач төшергән фотосын күрсәтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Акдус алабаен йөрергә чыккач төшергән фотосын Telegram-каналында күрсәткән.
Фотода этнең туктап калып, артка борылып каравы сурәтләнгән. Республика җитәкчесе фото астында «Саф һавада рәхәт!» дигән комментарий калдырган.
Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстанның ул вакыттагы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2021 елда бүләк итте.
Татарстан Рәисе йорт хайванының фотолары белән даими уртаклаша, бу фотолар публикада уңай эмоцияләр тудыра. Күптән түгел ул Акдусның Россия кинология федерациясе версиясе буенча «Урта Азия овчаркасы» номинациясендә Россия чемпионы булуы турында сөйләде.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: t.me/rustamminnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар