Логотип Магариф уку
Цитата:

Ун кешенең тугызы – гашыйк

ВЦИОМ (Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге) аналитиклары хәбәр итүенчә, 18 яшьтән 25 яшькә кадәрле яшьләрнең 25 проценты бер тапкыр да чын күңелдән гашыйк булып карамаган. 29 %ы үзләрен гашыйк булучан холыклы дип саный, 54%ы – хәзерге вакытта ярату хисе белән яна.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россия бер кешене генә яратучылар (однолюб) иле булып кала бирә. Стреотиплардан аермалы буларак, нәкъ менә ир-атлар хисләр бирелүчән һәм романтик икән. 

Сораштырудан катнашкан һәр ун кешенең берсе гомеренә бер тапкыр булса да чын ярату хисендә янган. Бу – 86 процент дигән сүз.

«Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә исә, сан саен төрле мәхәббәт тарихлары белән танышырга мөмкин. Гашыйклар көнендә Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсе мәхәббәт тарихын укып карагыз әле.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ