Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз телем» конкурсын – татар телен үстерә

Әлеге конкурста катнашып акча от! Бәйгенең гомуми приз фонды – 2 000 000 сум!

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе мартта старт алган иде, конкурска гаризалар юлларга төгәл бер ай вакыт калып бара. Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казандә яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.
 
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр https://yztelem.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. Конкурсның тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән yztelem.ru сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез: «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. 2023 елда да уңышлы гына дәвам итте. Узган ел барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

Автор фотосы 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ