Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз телем» проектлар конкурсының приз фонды 2 млн сум тәшкил итәчәк

Татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Баш...

Татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. Приз фонды 2 млн сум тәшкил итәчәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге казанлылар, шул исәптән 5-11 нче сыйныф укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала. Аларга digital- һәм медиапроект, белем бирү яки вакыйгалар проекты, шулай ук мәдәният һәм иҗат өлкәсендә инициативалар тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Жюри әгъзалары проектның актуальлегенә һәм социаль әһәмиятенә, аның нәтиҗәлелегенә, масштабына һәм гамәлгә ашыру, киңәйтү мөмкинлегенә игътибар итәчәкләр. Финал сайлап алулары 24  июльдән 1  августка кадәр узачак, аннан соң җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.
Гаризалар конкурсның рәсми сайтында кабул ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ