Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзебезнекеләр читкә китә, ә төрекмәннәр һәм үзбәкләр Казанны үз итә

Күпләр бердәм дәүләт имтиханнары бирүдән өркеп-куркып, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга мәктәптән таю ягын караса да, тырышканнар белем алуның кадерен белгәннәр ЕГЭны «егып салу» әмәлләрен, җаен шәп белә. Шу...

Күпләр бердәм дәүләт имтиханнары бирүдән өркеп-куркып, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга мәктәптән таю ягын караса да, тырышканнар белем алуның кадерен белгәннәр ЕГЭны «егып салу» әмәлләрен, җаен шәп белә. Шулай булмаса, аерым фәннәрдән БДИда йөз мөмкинлектән йөз балл туплый алырлар идемени?! Быел әнә республикабызда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручы укучыларның саны 180 булган. Шулардан хәтта сигезе икешәр фәннән йөзәр балл алуга ирешкән. Бу саннар узган елдагыдан беркадәр кирәк үзе (218). Тик шулай да йөз баллылар Казан, Татарстан вузларын гына артык үз итмиләр шикелле. Әйтик, узган ел Казан мәктәпләрен тәмамлаган 11 нче сыйныф укучыларыннан 84 е бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган булган. Тик шуларның нибары һәр өченчесе, ягъни 32 се генә Казан вузларында укуларын дәвам иттерә.
Казан егетләре һәм кызлары уку йортын сайлаганда күрше тавыгы күркә булып күренә дигән принциптан чыгып фикер йөртергә яратса, ә менә якын һәм ерак чит ил студентлары Татарстан башкаласы вузларында белем алуны зур мәртәбәгә саный. Бүгенге көндә Казандагы югары уку йортларында 127 илдән килгән 20 917 чит ил студенты укый. Аларның күбесе Казан федераль университетында. Казан илкүләм тикшеренү-технологик-КХТИда, Казан дәүләт медицина академиясендә гыйлем эсти. Казан вузларын Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Мисыр, Кытай һәм Иран дәүләтләреннән булган абитуриентлар бигрәк тә үз итә икән.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ