Хатын-кыз депутатлар бала, гаилә мәcьәләләре хакында сөйләшәчәк
4 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт– Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлар палатасының уртак утырышы узачак.
Анда Татарстанның социаль сәясәт үзенчәлекләре: балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү һәм аларга ярдәм итү өлкәсендәге тәҗрибә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балалы гаиләләргә ярдәме һ.б. темалаларга докладлар укылачак.
Хатын-кыз депутатлар утырышының модераторы – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова.
Автор фотосы
Комментарийлар