Хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты
Россия көллиятләрендә һәм техникумнарда чыгарылышлар тәмамланды, хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты. Бу соңгы елларда иң югары күрсәткеч, биш ел элек кенә әлеге сан 700 меңгә якын иде.
Йомгаклау аттестациясен тапшыручылар дәүләт имтиханын мәгълүмат системалары һәм программалаштыру, биналар, корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү, эретеп ябыштыру, авыл хуҗалыгында җитештерү мастеры, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау юнәлешләре буенча сайлаган.
«2026 елда урта һөнәри белем бирү системасында рекордлы күрсәткечләр күзәтәбез. Имтиханнарда укучыларның инженерлык һәм ИТ-белгечлекләргә кызыксынуын күрдек. Без максатчан укыту күләмнәрен арттырабыз, ә бу исә укучыларның амбицияләре белән завод һәм компанияләрнең реаль ихтыяҗларын туры китерүче нәтиҗәле инструмент. Көллияткә керү киләчәктә хезмәт урыны булуның гарантиясенә әверелә башлады», ‒ дип белдерде Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов.
Быелгы чыгарылыш төркемнәре арасында бөтенләй яңа программалар буенча белем алучылар булуы сөенечле. Укучылар халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлеге буенча махсус белгечлек, вертикаль транспорт мастеры һәм су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләрендә авария-торгызу эшләре мастеры һөнәрләрен үзләштергән.
Максатчан укыту оешмаларга адреслы кадрлар ярдәмен күрсәтүдә зур ярдәм. 2026 елда «Работа России» порталында бу юнәлештә 44,1 мең тәкъдим урнаштырылган, ел ахырына кадәр аларның саны 80 меңнән артып китәргә мөмкин. Урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укытуга 18,2 меңнән артык гариза бирелгән, 6 меңнән артык килешү төзелгән. Ел ахырына кадәр 40 меңнән артык килешү төзелер дип көтелә. Чагыштыру өчен, 2025 елда 70,2 меңнән артык тәкъдим һәм 25,1 мең килешү теркәлгән булган. Киләсе елда Россия көллият һәм техникумнарына 1,4 миллионнан артык укучы бала укырга керер дип көтелә.
Фото Россия Мәгърифәт министрылгының Макс каналыннан алынды.





Комментарийлар