Логотип Магариф уку
Цитата:

Хоккей уйнап,… Мәрьям телевизор отты

Көтелмәгән мондый зур бүләккә Арчадагы 5 нче гимназия укучысы Мәрьям Габдрахманова Яңа Кенәр авылы шугалагында уздырылган спорт һәм гаилә бәйрәмендә ия булды. Бу хакта соңрак. Башта Татарстан хоккей федерациясе оештырган әлеге үзенчәлекле бәйрәмнең үзе хакында.

“Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” дигән исем астында уза торган мондый гаилә-спорт фестиваленең инде республикабызда 16 нчы тапкыр үткәрелүе. Икенче ел рәттән ул Арча җирлегендә узды. 

Яңа Кенәр – зур авыл җирлеге. Биредә бик актив һәм спорт сөюче халык яши.  

Бу фестиваль Арча районында Гаилә елын бердәм ачу көне буларак та истәлекле булды. «Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» фестивале кысаларында символик рәвештә гаилә учагы кабынды. Аны Яңа Кенәрнең күп балалы, үрнәк Гөлфия белән Илһам Хәбибуллиннар гаиләсе һәм яшь гаилә – Нурзилә һәм Айзат Гайнуллиннар кабызды. 

Быелгы спорт бәйрәменең төп уеннарында 45 команда составында йөздән артык уенчы катнашты. Яшь үзенчәлекләренә карап тупланган командалар өчәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, өч дивизионда ярышты. Төркемнәрне балалардан гына торган, әти-әни белән бер бала һәм ике бала белән әтидән торган командалар тәшкил итте. Арчаның 5 нче гимназиясе, 1, 6 нчы мәктәпләре, күппрофильле лицей, Яңа Кенәр, Носы, Апаз, Хәсәншәех, Иске Ашыт, Лесхоз мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. 
Уеннар тәмамланганнан соң, һәр дивизионда өчәр урын билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар, кубок һәм медальләр тапшырылды. 

Шугалакта барган хоккей уеннарыннан тыш, хәрәкәтле уеннар да оештырылды. Аерым мәйданчыкта “Итекле хоккей” уены узды.   

Һәр теләгән кеше, кыр кухнясында пешкән карабодай боткасыннан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйланды.  

Фестивальнең иң көтеп алган мизгелләренең берсе бүләкләр уйнату иде. Бәйрәм логотибы төшерелгән шарф, кофта, футболкалардан башлап, өстәл уеннары һәм телефонга кадәр уйнатылды. Төп бүләк – телевизорны төп уенда катнашып, үз дивизионында 3 нче урынны яулаган 5 нче гимназия укучысы Мәрьям Габдрахманова отты.  

Арча районы өчен зур бәйрәм булган сәламәтлек, спорт һәм гаилә кыйммәтләре фестиваленнән һәркем күтәренке кәеф, онытылмаслык хис-тойгылар алып китте.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ