Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә Әхмәт Рәшит истәлегенә фәнни-гамәли конференция узды

Буа районы Яңа Чәчкап авылы урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.Биредә 4 секция эшләде. Шигырь һәм әдәби әсәрдән өзек сөйләү...

Буа районы Яңа Чәчкап авылы урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.
Биредә 4 секция эшләде. Шигырь һәм әдәби әсәрдән өзек сөйләү буенча 5–11 нче сыйныф укучылары өчен «Язмышым – шигырьләремдә», башлангыч сыйныфлар өчен «Тел күрке – сүз» секцияләре булды. Фәнни секцияләр: «Язучылар иҗатында туган илгә мәхәббәт» һәм «Сәнгатьтә укытучы образы».
Конференциядә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары, Казаннан килгән укучылар катнашты. Аларның чыгышларын шагыйрьләр, журналистлар бәяләде. Алар арасында Йолдыз Шәрәпова, Шәмсия Җиһангирова, Марат Закир, Фәнил Гыйләҗев, Энҗе Хөсәенова, Азат Тимершәех, Рифат Сәлах, Фаил Гыймадов бар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ