Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәрдә укытучы-остазны зурладылар

Арча районындагы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә  РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның «Бәхет биргән ту...

Арча районындагы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә  РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның «Бәхет биргән туган җирем» дигән X районара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Аның беренче этабына 210 эш килде. Конференциядә Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Конференциядә биш төрле секция эшләде: башлангыч сыйныфлар өчен – «Милли бизәкләр», «Яшь эзләнүче», «Яшь уйлап табучы»; 5 – 11 нче  сыйныфлар өчен «Туган ягымның табигать, архитектура, мәдәни объектлары», «Халыкларның милли-мәдәни мирасы», «Авыллар тарихы, туган якка кагылышлы вакыйгалар, табылдыклар, һөнәрләр», «Туган якның күренекле шәхесләре»; укытучылар һәм  тәрбиячеләр өчен «Патриотик  темага дәрес һәм дәрестән тыш чара эшкәртмәләре бәйгесе» оештырылды. I, V секция эшләренә беренче этапта йомгак ясалды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшләрнең җирле материалга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.

Жюри вазифасын Арча районы Яңа Кенәр авылының күренекле кешеләре – китапханә хезмәткәрләре, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты һәм Яңа Кенәр интернат-мәктәп укытучылары, ветеран-укытучылар, педагоглар – укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә бәя бирделәр. Йомгаклау өлешендә һәр секциягә нәтиҗә ясалып, конференция җиңүчеләре билгеле булды. Укучыларга дипломнар   тапшырылды.
Арча районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина конференциягә нәтиҗә ясады. Рәгыйб абыйның кызы Ләлә апаның да катнашуы конференциягә үзгә ямь өстәде.

Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ