Логотип Магариф уку
Цитата:

«Э-моция» студиясе талантларга юл ача

Бүгенгедәй болгавыр заманда сау-сәламәт кешегә тормыш итүләре бик җиңелләрдән түгел. Шуңамы алардан зарлану, уфтану сүзләрен ишеткәләп торабыз. Шул ук вакытта янәшәбездә сәламәтлекләре ягыннан бик үк...

Бүгенгедәй болгавыр заманда сау-сәламәт кешегә тормыш итүләре бик җиңелләрдән түгел. Шуңамы алардан зарлану, уфтану сүзләрен ишеткәләп торабыз. Шул ук вакытта янәшәбездә сәламәтлекләре ягыннан бик үк сау-сәламәт булмаганнар – инвалидлар  да бар бит әле. Алар да тормыштан ямь-тәм табып яшәргә хокуклы һәм лаек та. Ярый әле, янәшәбездә язмышлары кыерсытулы җаннарны аңлый белүче, күңелләрен күрергә омтылучы изге затлар бар. Мәркәзебездәге «Э-моция» инклюзив иҗат студиясендәгеләр – нәкъ әнә шундыйлардан. «Әкият» балалар үзәге җирлегендә 2016 елда оешкан әлеге студия, 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарны үз канаты астына алып, аларга иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Моңарчы анда шөгыльләнгәннәр А.Гринның «Ак җилкәннәр», М.Ферманның «Кыр», шулай ук «Ватык уенчыклар иле»  әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачылар мәхәббәтен яулаганнар иде инде. Сәламәтлекләре  ягыннан бик үк сау-сәламәт булмасалар да, үз образларын никадәр осталык белән сәхнәдә гәүдәләндерә алуларына ничек сокланмыйсың, ди?!
Һәм менә бу студия вәкилләреннән янә бер яңа иҗади күчтәнәч. Тарихы шактый кызыклы. Тамашаның исеме «Иске Казан әкиятләре» дип атала. Казан тарихына, аның килеп чыгуына бәйле легендалар, риваятьләр шактый. Инвалид булганнарның да хыял канатлары, иҗат мөмкинлекләре чиксез. Иске Казан тарихына бәйле  риваятьләргә игълан ителгән конкурска да  алар әнә ничаклы риваять, әкият язып җибәргән. Шуларның иң яхшыларын сайлап, «Э-моция» инклюзив студиясенә йөрүчеләр сәнгать җитәкчеләре, режиссёр Суркина ярдәме белән Неля «Иске Казан әкиятләре» дигән гипертекстлы fashion-спектакль сәхнәләштергән дә инде. Спектакльнең гипертекстын, шигырьләрне Игорь Тишин, ә музыкасын Эльмир Низамов язган.
Әлеге спектакльнең премьерасы иртәгә «Әкият» балалар үзәгендә булачак. 2 ноябрьгә кадәр көн дә әлеге спектакль тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ