Логотип Магариф уку
Цитата:

Электрон аттестат һәм дипломнар буенча эксперимент

Россия хөкүмәте электрон дипломнар һәм аттестатлар буенча экспериментны киңәйтте, хәзер, мәктәпләрдән тыш, бу проектта лицей, көллият, төбәк һәм федераль вузлар да катнашачак, дип хәбәр итә Россия Мин...

Россия хөкүмәте электрон дипломнар һәм аттестатлар буенча экспериментны киңәйтте, хәзер, мәктәпләрдән тыш, бу проектта лицей, көллият, төбәк һәм федераль вузлар да катнашачак, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. Киңәйтелгән форматта эксперимент өч этапта узачак. Эксперимент кысаларында формалаштырылган цифрлы документлар юридик көчкә ия булмаячак һәм чыгарылыш укучыларына бирелергә тиеш түгел.
Цифрлы дипломнар һәм аттестатлар булдыру механизмын эшкәртү «Госуслуги» порталында «Югары уку йортына онлайн укырга керү» һәм «Белем турында электрон документлар» суперсервисларының тулы кыйммәтле эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Соңыннан укырга кергәндә яки эшкә урнашканда электрон дипломнар һәм аттестатларны традицион кәгазь документлар белән беррәттән файдаланырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ