Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җылак» «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогына керә

Режиссер Алмаз Нургалиевнең «Җылак» фильмы «Время кино» питчингында катнашты.

Шулай ук ул РФ Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогына керәчәк.

31 гыйнвар көнне «KazanMall» сәүдә үзәгенең «Киномакс-IMAX» кинотеатрына «Җылак» фильмын журналистларга тәкъдим итәчәкләр. Чарада фильм режиссеры үзе дә катнаша.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында Алмаз Нургалиев белән әтрафлы әңгәмә дөнья күрәчәк. Әңгәмәдә Алмаз «Җылак»ның ничек төшерелүе хакында да бәян итә. 

Әзһәр Шакиров – татар дөньясында иң танылган шәхесләрнең берсе. 60 елга якын  Г. Камал театрында хезмәт итү дәверендә  ул – сәхнәдә иң көтеп алынган артист. Шулай ук татар киносы юнәлешендә дә төп хезмәт куючылар сафында – Әзһәр Шакиров. Халык аңа үзенчә «Елак артист» дип кушамат таккан.

Псевдодокументаль элементларны берләштергән әлеге биографик нәфис фильм ярдәмендә Әзһәр Шакиров шәхесенә кагылышлы һәм бүген җәмгыятебезне борчыган актуаль сорауларга җавап эзләрбез. Артист кем ул? Тормыш юлындагы нинди сынаулар адәм баласын шәхес итә? Милләт язмышында шәхеснең роле нинди? Әлеге сорауларга җавап фильмны тамаша кылгач ачыклана.

Фильмнан соң фикер алышу планлаштырыла.
16+

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ