Логотип Магариф уку
Цитата:

Сан. Микъдар һәм тәртип саннары

Рәзинә МӨХӘММӘТШИНА, Лаеш районы Нармонка урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Узган санда (гыйнвар, 2026) педагогика фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе Ольга Мартьянова «Ел укытучысы» конкурсы таләпләре, үзенчәлекләре һәм конкурсантларны бәяләү критерийлары белән җентекләп таныштырды.

«Иң яхшы татар теле  һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этаплары 20 гыйнварда Чаллы шәһәрендә старт алды. Чаралар барышында һәр белем бирү зонасы Татарстанның берничә муниципаль берәмлеге укытучыларын берләштерә. Конкурсның барлык зона этаплары тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне гомуми рейтинг буенча бәяләячәкләр һәм республика этабында катнашучыларны билгеләячәкләр.

«Мәгариф» битләрендә иң яхшы педагогик тәҗрибәләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу санда Бөтенроссия конкурсының зона этабында күрсәтелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе тәкъдим ителә.

 

Максат: сан сүз төркеме һәм сан төркемчәләре; микъдар һәм тәртип саннарының ясалышы, язылышы; саннарның тормышта кулланылышы турында мәгълүмат бирү; укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; туган илебезгә карата мәһабәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, интерактив такта, таратма материал, эш битләре.

 

               Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

– Исәнмесез, укучылар. (Бер-беребезгә карыйбыз, елмаябыз, матур теләкләр теләп, дәресебезне башлыйбыз.)

Әйдәгез, тиз генә танышып алыйк. Бүгенге татар теле дәресен мин алып барырмын. Мин Рәзинә Минвәли кызы булам. Класста кем дежур? (Дежур укучы белән әңгәмә.)

– Бүген дәрестә ничә укучы?

– Ничә малай?

– Ничә кыз?

– Бүген ничә дәрес укыйсыз?

– Мәктәптә ничә тел өйрәнәсез?

– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Җаваплар тактага эленә.)

 

  1. Төп өлеш

1. Саннарны кайларда кулланабыз? Кайсы һөнәр ияләренә саннар кирәк? (Санап китәләр. Барлык һөнәр ияләренә дә сан кирәк, сансыз яшәп булмый дигән нәтиҗә ясала.)

– Сан сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез? (Ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә. Предметның санын белдерә.)

– Тактадагы саннар янындагы сүзләргә игътибар итегез. Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән? (Исем.)

– Алар ничек атала? (Сан ачыклап килгән исем саналмыш була. Ул берлек санда гына кулланыла.)

2. – Ә хәзер кагыйдә буенча кластер тутырыгыз. Эш битләрендә бүгенге числоны, сыйныф эше, теманы язып куйыйк. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Эш битләрендә кластер тутырыла.)

– Саннарны кайсы фәндә күбрәк кулланасыз?

3. – Әйдәгез әле, укучылар, сезнең белән кроссворд чишеп алабыз. Аның өчен безгә мисаллар чишәргә һәм төп сүзне табарга кирәк.

– Димәк, без бүгенге дәресебездә санның төркемчәләрен өйрәнербез. (Сан һәм сан төркемчәләре.) Саннарның 5 төркемчәсе бар. Без аларның икесе белән 4 нче класста таныша башлаган идек. Алар ниндиләр? (Микъдар һәм тәртип). Бүген алар турында искә төшереп белемнәребезне тирәнәйтербез, ныгытырбыз.

4. – Безнең дәреснең максаты нинди булыр? (Сан һәм сан төркемчәләре, аларның җөмләдә кулланылышын өйрәнү.)

5. – Яңадан тактадагы саннарга игътибар итик: 8 укучы, 4 кыз, 4 малай, 5 дәрес, 3 тел. Саннарга сораулар куегыз. Предметның нинди санын, исәбен белдерәләр? (Ничә соравына җавап бирәләр, предметның төгәл исәбен белдерәләр.)

– Кушымчалары бармы? (Кушымчалары юк.)

– Нәрсәне белдерәләр? (Предметның яки затның төгәл исәбен, төгәл санын.)

– Нәтиҗә ясыйбыз. (Предметның яки затның төгәл исәбен, төгәл санын белдергән саннар микъдар саны дип атала. Микъдар саны кагыйдәсе чыгарыла.)

6. – Укучылар, мин сезгә саннар күрсәтәм. Бу саннар нинди бәйрәмнәр, истәлекле даталар белән бәйле? (1, 23, 8, 9. 9 май – Җиңү бәйрәме.)

– Бу саннар нинди сорауга җавап бирә, алар нәрсәне белдерә, аларны кайчан кулланабыз? (Урнашу тәртибен, тәртип буенча санаганда.) Димәк, болар нинди саннар? (Тәртип саннары.) (Нәтиҗә ясала. Кагыйдә чыгарыла.)

– Быел Бөек Җиңүгә ничә ел була?

– Узган 2025 ел нинди ел буларак игълан ителгән иде?

7. Ә хәзер «Сабантуй» журналыннан алынган «Минем бабам» мәкаләсеннән өзек белән танышырбыз

«Минем Хөсәен бабам мең тугыз йөз кырык бер...  елның көзендә сугышка китә. Ике... Украина фронтында дошманнарга каршы көрәшә. Мең тугыз йөз кырык дүрт... елның алты... маенда каты яралана. Шул ук елның тугыз... августында яңадан фронтка китә».

– Бу җөмләләр турында нәрсә әйтерсез? (Җөмләләр аңлашылмый.)

– Ни өчен? (Сүзләрдә кушымчалар җитми.)

(Эш битләрендә эшлиләр. Парлары белән алышынып эшне тикшерәләр, билге куялар.)

– Ә хәзер текстны укып чыгыйк. (Укыйлар.)

8. Текст буенча сорауларга җавап бирелә:

– Өзек кем турында?

– Аның бабасы турында нәрсә әйтә аласыз? Сездә нинди хисләр туды?

– Тагын бер кат саннарга игътибар итик. Кайсы очракта  -енче, -нче, кайсы очракта -ынчы, -нчы. Кушымчаларны ни өчен шулай куйдыгыз? (Нәтиҗә ясала. Тактага модель эленә.)

 

  1. Физминутка

 

  1. Теманы ныгыту

1. Ә 1945 елның 17 февралендә фронтта нинди вакыйгалар булды икән? Шул турыда кыска гына видеоролик карарбыз. Видеоролик рус телендә барачак. Санлы сүзтезмәләргә игътибар итегез, соңыннан тәрҗемә итәчәкбез. (Видеоролик карау.)

2. – Язмадан күренгәнчә, 1945 елның февраль аенда совет гаскәрләре авылларны, шәһәрләрне азат итеп, Бөек Җиңүгә зур ышаныч белән алга баралар.

– 17 февральдә Җиңүгә ничә көн калган була? Видеоязма карагач, нинди хисләр кичердегез?

3. – Видеодагы санлы сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез:

6-я армия – алтынчы армия;

1-й Украинский фронт – беренче Украина фронты;

60 городов и деревень – алтмыш шәһәр һәм авыл;

7-я гвардейская армия – җиденче гвардия армиясе;

81 день – сиксән бер көн.

– Кайсылары микъдар, кайсылары тәртип саны?

4. 83 нче күнегү:

– Санлы сүзтезмәләрне башка берәмлекләрдә әйт; 60 секунд – ..., 60 минут, 24 сәгать, 7 көн, 31 көн, 12 ай, 365 көн (телдән).

– Бу саннар нинди сан төркемчәсенә карый?

– Җавабыгызны дәлилләгез. (Бу сүзләр предметның яки затның төгәл исәбен, төгәл санын белдерә.)

 

  1. Үзбәя
  2. Рефлексия

1. – Укучылар, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр өйрәндек, нәрсәләр аңладык? (Микъдар һәм тәртип саннарының аермасы нәрсәдә?)

2. Укучылар аңлау дәрәҗәсе буенча мишеньга йолдызлар куялар:

– мин бөтенесен аңладым;

– мин аңладым, ләкин әле тырышырга кирәк;

– теманы үзләштерүдә авыррак булды, ләкин мин булдырам.

 

  1. Өй эше

1 нче бирем (база дәрәҗәсе – бөтен укучыга): 54 нче бит, 81 нче күнегү. Текстны укырга. Саннарны табып, төркемчәләрен билгеләргә.

2 нче бирем (теләге булган укучылар өчен): микъдар һәм тәртип саннары кулланып, әкият язарга.

3 нче бирем (теләге булган укучылар өчен): ЛернингАпс сайтында бирем эшләргә https://learningapps.org/watch?v=pirmwm0ba25

 

Дәресебезне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Барыгыз болынга, балалар!

Йөгрегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңлегез.

 

Эш бите

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ