Логотип Магариф уку
Цитата:

Падел

Теннис һәм бадминтонны хәтерләткән бу уенны балалар да, олылар да үз итә. Тренерлар исә аны бер кичтә уйнарга өйрәнергә мөмкин, ди. Таныш булыгыз – падел.

Ишегалдыннан  дөньяга

Безнең өчен яңа спорт булса да, паделның тарихы шактый бай, ул 1969 елда Мексиканың Акапулько шәһәрендә башлана. Теннис белән кызыксынган мексикалы Энрике Коркуэра үз өендә уен корты төзергә тели. Әмма моның өчен ишегалдында урын җитми. Шунда ул гадәти теннис кортын кечерәйтеп, аны диварлар һәм металл челтәр белән әйләндереп ала. Нәтиҗәдә якынча өч метр биеклектәге диварлар белән чикләнгән 20×10 метр зурлыктагы уен мәйданы барлыкка килә. Теннис челтәре уртада кала. Коркуэра, мөгаен, ул вакытта дөньяга яңа спорт төрен танытырмын дип күз алдына да китермәгәндер. Әмма паделга нәкъ менә гади һәвәскәрнең ишегалдында нигез салынган.

Пыяла эчендә

Падел – ракетка һәм кечкенә тишекле туп белән уйнала торган спорт төре. Бүген ул махсус кортта, тирә-ягын пыяла һәм ятьмә диварлар уратып алган мәйданда үткәрелә. Мөһим үзенчәлеге: туп диварга тиеп кире кайтса да, уен дәвам итә. «Шуңа күрә паделда тиз реакция, игътибар һәм дөрес урнашу аеруча мөһим», – дип искәртә Татарстан Республикасы Падел федерациясе җитәкчесе Альберт Ягушев. Классик теннистагы кебек, паделда да исәп алып барыла. Ләкин гадәттә ул парлап, ягъни ике кешегә каршы ике кеше булып уйнала.

Замана тренды

Альберт Ягушев әйтүенчә, республикада падел спорты үсә башлаганга нибары ике ел чамасы. Шулай булуга карамастан бүген бездә аңа ихтыяҗ шактый зур, ул замана трендына әверелеп бара. Бу спорт һәвәскәрләр, хәтта бөтенләй спорттан ерак торган кешеләр өчен дә кызыклы. Чөнки аңа бик тиз өйрәнеп була. Кортка керү белән, бер сәгать дигәндә, уен техникасын аңларга, өч тренировкадан соң чын паделчы булырга мөмкин, ди федерация җитәкчесе. Тренировкаларга кешеләр үзләре генә килми, гаиләсен, дусларын, күршеләрен, хәтта хезмәттәшләрен дә ияртеп килә икән. Еш кына уен кортларын хезмәт коллективлары арендалый, алар хәтта үзара турнирлар да оештыра. Биредә эшлекле сөйләшүләр алып барыла, мөһим мәсьәләләр хәл ителә. Өметле спортчылар да нәкъ менә һәвәскәрләр арасыннан. Алар падел буенча республика һәм илкүләм ярышларда катнашалар. Соңгы елларда мондый ярышлар даими үткәрелә. Бу спорт бездә зур тизлек белән үсә.

Дивар киртә түгел

Халык теленә падел теннисы дип әйтү гадәте кергән, әмма рәсми рәвештә спортның атамасы – падел гына. Ул тенниска бик якын, әмма аның үз кагыйдәләре бар. Уенчылар гадәттә дүрт кеше булып, ягъни ике парга бүленеп уйный. Корт диварлар һәм ятьмә конструкцияләре белән чикләнгән. Туп стенага тиеп кире кайткан очракта да уенның дәвам итүе ‒ паделның теннистан иң зур аермасы. Уенда тишекле каты падел ракеткасы кулланыла. Ул теннис ракеткасына караганда кечерәк һәм кыллары юк, тишекләре һава йөртү өчен. Туп теннисныкына охшаган, әмма аның үзенчәлекләре бар. Падел техникасы да теннисныкыннан үзгә: тупны бил тирәсеннән түбәнрәк биеклектә сугып, диагональ рәвештә каршы як мәйданга төшерергә кирәк.

Гаилә спорты

«Паделны беренче тапкырдан ук гаилә белән уйнарга мөмкин», – диләр Казанда «Паделтон» клубына нигез салучы Алия һәм Азат Хөсәеновлар. Алия – архитектор, Азат исә – Казан Универсиадасы, Сочи Олимпиадасы, футбол буенча дөнья чемпионаты мәктәбен үткән спорт чаралары оештыручысы. Падел белән Индонезиядә сәяхәттә чакта танышып кайта яшьләр. Уенның үзеннән бигрәк андагы мохиткә кызыгалар һәм Казан үзәгендә шушы спорт белән шөгыльләнү өчен мәйдан булдыралар. Хөсәеновлар фикеренчә, падел – гаилә спорты да. Бу бик сирәк спорт төрләренә хас үзенчәлек, ди алар. Уен мәйданын иң күп арендага алучылар да гаиләләр икән. Чөнки паделда кешенең физик активлыгы түгел, ә уенчының үз-үзен тотышы, реакциясе мөһим. Уен мәйданына чыккач, көчләр дә, яшьләр дә тигезләшә. 6–7 яшьлек баланы көндәшче итеп алып килергә була инде, ди спортчылар. Алар өчен махсус җиңел падел ракеткалары каралган. Әмма федераль стандартлар буенча, бу спорт белән җитди рәвештә ун яшьтән шөгыльләнергә киңәш ителә.

Казанда балалар өчен падел мәктәбе

Якын киләчәктә Казанда падел буенча балалар спорт мәктәбе ачарга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Падел федерациясе җитәкчесе Альберт Ягушев әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге спортның киләчәге зур, ә балалар арасында ул аеруча кызыксыну уята. Үсеп килүче организм өчен файдасы да гаять зур. Беренчедән, ул хәрәкәт активлыгын арттыра. Йөгерү, борылу, тупны кире кайтару баланың җитезлеген һәм координациясен үстерә. Икенчедән, уен вакытында бала тиз карар кабул итәргә өйрәнә: туп кайсы якка очачак, аны ничек һәм кайчан сугарга кирәк? Өченчедән, командалы уен аралашу һәм бергә карарлар кабул итү күнекмәләрен ныгыта. Падел да, теннис кебек, күзләргә уңай йогынты ясый. Уенның ябык мәйданда узуы исә бу спортта имгәнү куркынычын киметә. Экипировкага килгәндә, падел белән шөгыльләнү өчен нибары футболка, ыштан, уңайлы аяк киеме генә кирәк. Шөгыльләнә башлау өчен нибары теләк кенә кирәк, менә шундый ул падел – гадилеге белән гали спорт.

ГМ-инфо

Әлеге спортның атамасы инглиз телендәге «paddle» сүзеннән алынган. Паделда ракеткаларны шулай атыйлар. Тәрҗемәдә ул ишкәк дигәнне аңлата. Әлеге спорт барлыкка килгәндә, ракеткалар ишкәккә охшаган була, заманчалары да шуңа ишарәли. Бүген аларның түгәрәк, тамчысыман һәм ромбка охшаган төрләре ясала.

Бу кызык!

Падел – дөньяда шактый танылган спорт төре. Халыкара падел федерациясе мәгълүматларына караганда, падел 150 дән артык илдә уйнала, дөньяда якынча 35 миллион һәвәскәр уенчы исәпләнә. Алар арасында дөньякүләм танылган шәхесләр, башка спорт вәкилләре дә барлыгы билгеле. Мисал өчен, футболчы Криштиану Роналду һәм Лионель Месси оста паделчылар рәтендә. 

Фотолар «Паделтон» падел клубы шәхси архивыннан

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ