Логотип Магариф уку
Цитата:

1нче гыйнвардан соң бала тапкан хатын-кызларга «Путин акчасы» бирелә башлаячак

Яңа 2018 ел яңа түләүләр белән башлана:1нче гыйнвардан соң беренче баласы туган (яки уллыкка-кызлыкка алган) хатын-кызларга ай саен 8490 сум акча түли башлаячаклар. Әлеге түләү РФ Дәүләт Думасының “Ба...

Яңа 2018 ел яңа түләүләр белән башлана:1нче гыйнвардан соң беренче баласы туган (яки уллыкка-кызлыкка алган) хатын-кызларга ай саен 8490 сум акча түли башлаячаклар. Әлеге түләү РФ Дәүләт Думасының “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында”гы Федераль закон проекты нигезендә тормышка ашырыла. Ләкин һәр хатын-кызга да түгел, бу түләүнең түбәндәге  шартлары бар:



  1. РФ гражданнары булган һәм даими рәвештә РФ территориясендә яшәгән анага һәм балага бирелә.

  2. Гаиләнең җан башына кереме яшәү минимумының 1,5 күләменнән дә артмаска тиеш.


Икенче пунктны ачыклап китик. Яшәү минимумының 1,5 күләме 13713 сум тәшкил итә. Исәпләү өчен 2017 елның икенче кварталының яшәү минимумы алынган. Ул 9142 сум иде. Бу сан 1,5кә тапкырланган: 9142х1,5=13713 сум. Мәсәлән, өч кешедән торган гаилә өчен: 13713х3=41139сум. Айлык керем 41мең 139 сумнан артмаска тиеш. Гомум керем турында сүз бара, салымнар түләнгәннән соң кулга кергән акча турында түгел.


Бу сумма (яки 13713 сум) 2018 ел өчен билгеләнгән. Ә 2019 ел өчен 2018 елның икенче кварталында яшәү минимумының күләме күпме булса, җан башына керем шуннан чыгып исәпләнәчәк. Шулай ук 8490 сум да 2017 елның икенче кварталында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме. 2018 елның икенче кварталында балалар өчен яшәү минимумы нинди күләмдә булса,  2019 елда беренче бала өчен бирелә торган айлык пособие дә шул күләмдә була дигән сүз. Һәм ел саен шушы тәртиптә үзгәреп барачак. Болар хакында бүген Татаринформ агентлыгының матбугат конференциясендә ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәфсилләп аңлатты.


Бу пособиене рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Кирәкле документлар түбәндәгеләр:



  • баланың туу турындагы таныклыгы;

  • гаиләнең (әти-әнинең) соңгы 12 айга керемен күрсәткән документлар;

  • банкта ачылган исәп-хисап счеты.


Игътибар итегез! 2018 елның 3нче гыйнварыннан социаль яклау бүлекләре бу төр документларны кабул итә башлаячак. Документларны балага 6 ай булганчы тапшырырга мөмкин. Бу очракта түләү бала туган көннән башлана. Әгәр балага 6 ай булганнан соң мөрәҗәгать итәләр икән, прособие гариза бирелгән көннән түләнә башлый.


Яңа түләү РФ Президенты В.Путин тәкъдиме белән кертелә. Шуңа ул халык телендә “Путин акчасы” дип тә йөртелергә мөмкин.


(Теманың дәвамы – сайтыбызда урын алачак алдагы хәбәрләрдә).


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ