Бала тудыру йорты ачылды

Бүген Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде. Аэропорттан ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә юл тотты.  Мәскәү кунагы хастаханәдә перинаталь үзәкнең яңа корпусы ачылу тантанасында катнашты.

Ольга Голодец бу сәфәрендә Казанда күптән түгел генә ачылган халыкара мәктәп (http://magarif-uku.ru/bugen-kazan-khalykara-mektebe-yana-uku-e/) белән дә танышырга ниятли.

Добавить комментарий