Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казан халыкара мәктәбе яңа уку елын заманча яңа бинада башлап җибәрде.

Күпләрнең үз балаларын я оныкларын, чит илләргә җибәреп, инглиз телен су эчкәндәй белүчеләр итеп тәрбиялисе килә. Тик һәркемнең дә чит илләргә җибәреп укыту мөмкинлеге юк. Хәзер инде Казанның үзендә ү...

Күпләрнең үз балаларын я оныкларын, чит илләргә җибәреп, инглиз телен су эчкәндәй белүчеләр итеп тәрбиялисе килә. Тик һәркемнең дә чит илләргә җибәреп укыту мөмкинлеге юк. Хәзер инде Казанның үзендә үк балаңны чын инглиз кешесе тәрбияли аласың. Әгәр дә балаңны Казан халыкара мәктәбенә укытырга бирсәң. Әлеге үзгә мәктәп моннан нәкъ ике ел элек укучыларга тәүге кат үз ишекләрен ачкан иде. Беренче елны I – III сыйныф укучылары гына кабул ителде. Баштагы айларда бөтен мәктәбендә  нибары 7 укучы укып йөрде. Һәм ул мәктәп Казанның Мәүлетов урамындагы элеккеге 54 нче техник училище бинасына «оя корды». Биредә дәресләр тулысынча инглиз телендә укытыла. Балаларның чит телләрне кече яшьтән җиңелрәк үзләштерелүен күздә тотып, Казан халыкара мәктәбендә моннан елъярым элек алты яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә әзерлек төркеме дә булдырылган.


Быелга кадәр биредә I – IV сыйныф укучыларына белем бирелде. Хәзер һәр сыйныфтагы укучылар саны 18 дән артмый. Педагогик коллективның үзәген чит илләрдән чыкыртылган укытучылары тәшкил итә, аларга ике телне дә камил белүче ассистентлар беркетелгән. Бу уку елына өлгертелгән  заманча яңа бина кулланылышка бирелгәч, халыкара мәктәптә урта сыйныф укучыларын да кабул итү мөмкинлеге туган. Әлеге бина АКШның FNI компаниясе проекты буенча төзелгән. Анда заманча кабинетлар, иҗади остаханәләр, күп функцияле спорт залы, фәнни лабораторияләр, театр, ике бассейн, тренажер залы, теннис мәйданчыклары балалар карамагында.



IMG_3388


Бүген халыкара мәктәпнең әлеге яңа бинасын ачу тантанасы булды. Аны ачылышында Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Казан шәһәре башлыгы И.Метшин, Татарстан Президенты идарәсе башлыгы Ә.Сәфәров һ.б. рәсми кешеләр катнашты. Алар – биредә рәсми кунаклар гына түгелләр иде, ә бу мәктәптә белем алучы балаларының ... ата-аналары да. Президентыбызның улы бу мәктәптә икенче елын укыса, И.Метшин белән Ә.Сәфәровның уллары быел бу мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керделәр. Шуңа да алар өчен бу мәктәпнең файдалануга тапшырылуы икеләтә шатлык иде. Балаларның исә, әти-әниләренең алар өчен никадәр җан атып йөрүләренең кадерен белеп, республикабыз, аның үсеше өчен заманча эш йөртә алырдай, инглиз, татар, рус телләрен үтә камил белгән кадрлар булып тәрбияләнсеннәр иде. Ни дисәң дә, әлеге халыкара мәктәптә балаңны бер ай укыткан өчен 70 мең сум  түләргә кирәк бит!


IMG_3379


Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт ДИНМӨХӘММӘТОВ фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ