Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәбе директоры: «1600 кешелек мәктәптә бер генә саф татар баласы бар»

Казанның Яңа Савин районындагы инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165 нче мәктәпнең директоры Айдар Шәмсетдинов татар телен укыту мәсьәләсендә беренче чиратта шәһәрдә үсүче балаларны күздә тотарга ки...

Казанның Яңа Савин районындагы инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 165 нче мәктәпнең директоры Айдар Шәмсетдинов татар телен укыту мәсьәләсендә беренче чиратта шәһәрдә үсүче балаларны күздә тотарга кирәк дип белдерде.


DSC_0590


«1646 укучы булган мәктәптә кечкенәдән үк ана телен сеңдереп үскән бер генә бала бар. Ул Раян исемле малай. Аның кебекләр юк», - дип белдерде мәктәп директоры «Мәгариф» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә.



Аның фикеренчә, татар мохитен булдыру кирәк.


Өч бала атасы буларак, без туган телебезне киләчәк буынга өйрәтергә тиеш дип саныйм. Кызым әдәбиятны татар төркемендә укый. Күптән түгел аның белән Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрен укыдык. Әмма дәреслектә язучының бай телен баланың сүзлек составында калдыруга юнәлтелгән бер генә күнегү дә юк.


Теле ачылганчы бала өч ел гаиләдәге сөйләмне тыңлый. Моны кечкенә кызыма карап әйтә алам. Аңа өч яшь тулды. Әтисе татар телендә сөйләшә, үзе татар балалар бакчасына йөри, әмма аның теле саф рус телендә ачылды. Мин өйгә кайткач ул: «Әти, включи миңа «Ташбака һәм арслан баласы» мультфильмын», - дип сорый. 25 ел буена камил методика булдырылмады»,- ди Айдар Шәмсетдинов.


Безнең редакция бүген төрле телләр укытучылары, методистлар, югары уку йортларында чит телләр юнәлешендә эшләүче белгечләр катнашында түгәрәк өстәл оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ