Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф.Татар теле"нең 2015 елдагы беренче саны чыкты

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы беренче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.Эчтәлек№1 (3), 2015ГАЙНУЛЛИНА Г. Гыйл...

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналының 2015 елдагы беренче саны «Электронная подписка» бүлегенә урнаштырылды.


тышлык


Эчтәлек


№1 (3), 2015


ГАЙНУЛЛИНА Г. Гыйлем – ау, язу – бау (Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре)


ГЫЙЛӘҖЕВА Л., ҺАДИЕВА Г. IX сыйныфта татар теле буенча (туган тел буларак) бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү


ҺАДИЕВА Г. IX сыйныфта татар теле буенча (рус мәктәпләренең татар төркеме өчен) бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү


ГЫЙНИЯТУЛЛИНА Т. IV сыйныфта татар теле буенча (туган тел буларак) белем мониторингын үтүгә әзерләнү


НӘҖМИЕВА К. IV сыйныфта татар теле буенча (рус мәктәпләренең татар төркеме өчен) белем мониторингын үтүгә әзерләнү


ХӘЙДӘРОВА Р. Коммуникатив технология нигезендә укыту  процессын оештыру механизмы


ТАЛИПОВ М. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре


САФИУЛЛИНА Э. Хикәя фигыльне кабатлау


ЗИННӘТОВА Г. Бәхетле булыйк...


ВАФИНА Г. Кызыклы күнегүләр                                     


ГАФУРОВА А. Морфологиядән күнегүләр


САБИРОВА Р. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше


ИХСАНОВА Э. Кемнәр фикерли белә?..


ПЕТРОВА Г. Вакыт безне сайлады...


Укытучыга ярдәмгә / Китап киштәсе


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы яңача һөнәри тест уза


АБДУЛЛИНА Р. «Васыять», «васият», әллә «вәсият»ме?..


ЯЗЫЛЫРГА


“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек, хәзер аның 2015 елдагы беренче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз.


Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/megarif-tatar-tele-2015/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучы практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


ЯЗЫЛЫРГА


Шулай ук "Мәгариф.Татар теле"нең - 2014 елда чыккан беренче һәм икенче саннарына язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иң алдан карап чыгучыларның берсе булгандырмын. Тизрәк фикеремне язу теләге дә туды. "Мәгариф. Татар теле" электрон журналына "бишле" билгесе куясы килә. Ниһаять, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фәнни - методик таянычы барлыкка килде. Көнүзәк проблемаларны яктыртучы, татар теле һәм әдәбияты фәненең гамәли проблемаларын хәл итәргә ярдәм итүче -саллы журнал бу. Бу сан тәҗрибәле укытучыларның хезмәтләре, БРТ, мониторинг, олимпиада өлкәләренең үзенчәлекләрен бәян иткән мастер-класслар белән аеруча нык баетылган. Һәрбарчагызга тәкъдим итәм, хөрмәтле мөгаллимнәр. Автор: Эльвира Ихсанова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ