Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин татарча сөйләшәм – 2018» концертының йолдызлы алып баручылары, җырчылары билгеле булды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кунакларына кызыклы музыкаль программа вәгьдә итә. Журналистлар белән очрашу барышында оештыручылар  масштаблы бәйрәмнең алып баручылары,...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кунакларына кызыклы музыкаль программа вәгьдә итә. Журналистлар белән очрашу барышында оештыручылар  масштаблы бәйрәмнең алып баручылары, чакырылан яшь татар җырчы-музыкантларының исемнәрен атады.  WhatsApp Image 2018-04-24 at 15.15.28 (1)  


Концерт хедлайнеры — Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы «АИГЕЛ» хип-хоп дуэты.  Бауман урамындагы концертны биюче, хореограф, күптән түгел «Алтын битлек» премиясенә лаек булган Нурбәк Батулла һәм танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина алып барачак.


Һәр елдагыча, концерт программасы тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.  2018 нче елның 26 нчы апрелендә казанлылар өчен Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев, Tatar__Boy, Ramilya Up,  «Бүреләр» һәм Abadeli төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ