Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана догасы – иң олы дога

Без бу дөньяга, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм, икенчедән, әти-әниләрнең сәбәбе белән киләбез, шуңа күрә адәм кыяфәтендә акыл белән яшәвебезгә иң әүвәл – Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләребезгә..

Без бу дөньяга, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм, икенчедән, әти-әниләрнең сәбәбе белән киләбез, шуңа күрә адәм кыяфәтендә акыл белән яшәвебезгә иң әүвәл – Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләребезгә бурычлыбыз. Алар, төрле авырлыкларга да карамыйча, сабыр гына безне үстерәләр, тәрбиялиләр, тамакларыбыз тук булсын, өсләребездә җылы киемнәр булсын дип, авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләр башкаралар. Хәзер дә безгә хезмәт итүне дәвам итәләр. Алар, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, безнең өчен дога кылалар. Без дә аларның бу изгелекләрен һәм хезмәтләрен камил рәвештә кайтарырга, көчебездән килгәнчә, һәрвакыт аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Шуны онытмаска кирәк: тормыштагы бәхетебез, уңышларыбыз әти-әниләребезнең изге догасы һәм ризалыгы белән бәйләнгән. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в): «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр», – дигән (Бохари). 
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әти-әниләрнең догасыннан да олырак дога юк, чөнки аларның баласына карата кылган гамәлендә рия юк. Берәүгә бүләк алып барсак, ул миңа нәрсә бирер икән дигән уй башыбызда йөри. Берәүгә ярдәм итәргә барсак, ул миңа кайчан килеп булышыр икән дип уйлыйбыз, әмма әти-әни баласына нәрсә дә булса эшләсә, беркайчан да үзенә яхшылык өмет итеп эшләми. Алар фәкать баласына изгелек, яхшылык теләп эшли. Әти-әни начар булырга мөмкин, әмма баласына начарлык теләми. Аның холкы да начар булырга, хәрәм белән дә дус булырга мөмкин, әмма аңа карап, әти-әнигә начар сүз әйтергә ярамый. Без аларны ничек бар, шулай яратырга тиеш. 
Берәү пәйгамбәребездән (с.г.в.) сораган: «Гамәлләрнең кайсысы яхшырак?» – дигән. Аллаһның расүле (с.г.с.) үз җавабында: «Вакытында укылган намаз, аннан соң әти-
әнигә изгелек кылу, аннары Аллаһы Тәгалә юлында тырышу»,
– дигән (Бохари, Мөслим).
Әниләр әтиләргә караганда якынрак була, алар ихтирамга күбрәк лаек. Бу турыда түбәндәге хәдистә әйтелгән.
Бер сәхабә Аллаһның расүленнән (с.г.в.) сораган: «Йә Расүлуллаһ, кем иң яхшы мөнәсәбәткә лаек?» – дигән. Ул (с.г.в.): «Синең әниең», – дигән. «Ә аннары кем?» – дип сораган сәхабә. «Синең әниең», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Сәхабә дәвам иткән: «Ә аннары кем?» – дигән. Аллаһның рәсүле (с.г.в.) янә: «Синең әниең», – дип җавап биргән. Сәхабә сораган: «Ә аннары кем?» – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Синең әтиең», – дигән (Бохари, Мөслим).
Бөек пәйгамбәрләрнең берсе булган Муса (г.с.) Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры сөйләшкән. Бервакыт ул Аллаһы Тәгаләдән сораган: «Җәннәттә минем урыным кем белән янәшә булыр икән?». Аллаһы Тәгалә аңа бер кешенең өенә керергә кушкан. Муса (г.с.) шунда кергән, анда ит чабучы яши икән. Ул Мусаны  (г.с.) өстәл янына чакырып утырткан да үзе башка бүлмәгә кереп киткән, күпмедер вакыттан соң гына чыккан. Муса (г.с.) ул кешедән сораган: «Мосафирны да калдырып китәрлек нинди эшең бар иде?» – дигән. Теге кеше аңа: «Анда авыру анам ята, мин аның асларын алыштырдым, ашаттым, эчерттем, хәзер менә мосафирны зурларга дип, синең яныңа чыктым», – дигән. «Анаң сиңа берәр сүз әйтмәдеме?» – дип сораган Муса (г.с.). Теге кеше: «Үлгәннән соң урының җәннәттә Муса (г.с.) белән янәшә булсын иде дип дога кылып калды әнием», – дигән. Бу кеше әнисен кадерләве аркасында пәйгамбәрләр савабына ирешкән. 
Икенче бер хәдис-шәрифтә болай диелгән. Бер көнне Аллаһның рәсүле (с.г.в.) үзенең сәхабәләренә: «Мөнбәр янына килегез», – дигән. Сәхабәләр мөнбәр янына килеп утырганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.), мөнбәрнең беренче бас-
кычына менгәч, «Әмин» дип әйткән. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, «Әмин» дип әйт-
кән һәм өченче баскычка менгәч янә «Әмин» дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), хөтбәне сөйләп бетергәннән соң, аска төшкән, сәхабәләр аңа: «Бүген сездән элек ишетмәгән нәрсәләрне ишеттек», – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип аңлаткан: «Яныма Җәбраил галәйһиссәләм килде һәм, мин мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, ул: «Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котылмаган кеше хәсрәттә булыр», – диде. Шул вакытта: «Әмин», – дидем. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Җәбраил галәйһиссәләм: «Синең мөбарәк исемеңне ишетеп, салават әйтмәгән кеше хәсрәттә булыр», –
диде. Мин янә: «Әмин», – дидем. Мин мөнбәрнең өченче баскычына менгәч, ул әйтте: «Ата-ананың картлыкларын күреп, алар аша җәннәткә кермәгән кеше хәсрәттә булыр», – диде, мин янә: «Әмин», – дидем
(Бохари).
Түбәндәге аятьне истән чыгармыйк: Аллаһ ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, сак булыгыз, аларга: «Уф (туйдым сездән)», – димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз («Исра» сүрәсе, 23 аять). Әгәр әти-әниебез үлгән булса: «Йә, Раббым, ата-анамның гөнаһларын ярлыкап, аларга рәхмәтеңне ирештерсәң иде», – дип дога кылыйк.
Без әти-әниләребезгә карата күркәм мөнәсәбәттә булсак, балаларыбыз да безне хөрмәтләр. Рәсүл Әкрам (г.с.) әйткән: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», – дигән.

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

 

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ