«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финалы Казанда үтәчәк
«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финал тантанасы 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Казанда узачак. Анда дөньяның 15 иленнән 9-16 яшьлек финалистлар катнашачак. Россияне финал тантанасында Казаннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Аның солисткалары — Ольга Косарева, Элина Нигматуллина, Елизавета Нафиева Беренчеләр Хәрәкәте катнашучылары. Әйтик, Оля – үз мәктәбендә Беренчеләр Советы медиакомандасының актив катнашучысы. «Безнең буын» конкурсы сәхнәсендә трио «Хлебные косы» җыры белән чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, тантанада дөньяның тагын түбәндәге 14 иленнән катнашучылар үз композицияләрен тәкъдим итәчәк:
- Әрмәнстан
- Беларуссия
- Бразилия
- Мисыр
- Һиндстан
- Казахстан
- Кения
- Кытай
- Мадагаскар
- Монголия
- Нигерия
- Уганда
- Үзбәкстан
- Хәбәшстан
Тантана программасына 15 илдән катнашучыларның 16 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә НТВ телеканалының туры эфирында күрсәтеләчәк чыгышлары, шулай ук «Безнең буын» Халыкара конкурсында җиңүчене билгеләү керә. Җиңүчене — профессиональ жюри хәл итәчәк. Шулай ук теләгән һәркем ошаган җыр өчен проектның рәсми сайтында тамашачылар тавыш бирү юлы белән тавыш бирә ала. Әгәр профессиональ һәм халык жюри фикерләре туры килмәсә, нәтиҗә буенча, узган елдагы кебек, ике җиңүче игълан ителәчәк.
Фото: конкурсның официаль бите
Комментарийлар