Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «МагистриУм» олимпиадасы старт алды

Югары уку йортларының 3–5 курс студентлары, шулай ук аларны тәмамлаучылар Казан федераль университеты оештырган «МагистриУм» олимпиадасында катнаша ала дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

«МагистриУм» олимпиадасы РФ Президентының грантларын бирү буенча чаралар исемлегенә кертелгән. 

Йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар электрон формада сертификатлар, КФУ дипломнары алачак һәм магистратура программалары буенча керү сынауларыннан башка укырга керү мөмкинлеген алачак.

Олимпиадада җиңгән чит ил гражданнары бүлеп бирелгән квота буенча магистратурада укырга мөмкинлек ала.

Сайлап алу этабы – читтән торып уку технологияләрен кулланып, 2024 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр (“Студент булачакмын” сайтында теркәү һәм тест узу);

Йомгаклау этабы – 2025 елның 27 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ