5 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Ясалма фәһем тормышны җиңеләйтерме?
Ясалма фәһем төшенчәсе тормышыбызга үтеп кереп, төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә киң колач җәйде. Галимнәр генә түгел, гади халык та ясалма зиһеннең яңалыкларын, файдасын татый хәзер. Ясалма фәһем ярдәмендә мәкаләләр, видеолар, хәтта фильмнар, китаплар, комикслар, рәсемнәр эшләү һәм тавыш язмаларын төрле телләрдә яңгырату мөмкинлеге туды. Ясалма фәһемнең тормышыбыздагы мөмкинлекләре турында әлеге өлкәдә онлайн-курслар, вебинарлар оештырган Райнур ХӘСӘНОВ белән очрашып сөйләштек. Мәгълүмат технологияләре белгече Райнур әлеге юнәлештә төрле проектлар, шулай ук сайтлардан башлап, мобиль кушымталарга кадәр эшли. Ул ясалма зиһеннең татар дөньясындагы роле турында да сөйләде.
-
«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финалы Казанда үтәчәк
«Безнең буын 2024» Халыкара балалар автор җыры телевизион конкурсының финал тантанасы 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Казанда узачак. Анда дөньяның 15 иленнән 9-16 яшьлек финалистлар катнашачак. Россияне финал тантанасында Казаннан «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
-
Фән олимпиадаларының муниципаль этаплары башлана
8 ноябрьдә мәктәп укучылары өчен фән олимпиадаларының муниципаль этаплары старт ала дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.